Май ялларында Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре 492 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклады
Аек булмаган хәлдә руль артына утырган 13 машина йөртүче тоткарланган.
Бер әлмәтленең кабат аек булмаган хәлдә руль артына утыруы ачыкланган.
Әлмәт районы юлларында 16 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, шул исәптән 3 кеше зыян күргән. 8 кеше төрле җәрәхәтләр алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа