Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Солдатта булган, диләр...

«Әллә каян күренеп тора, солдатта булган, диләр...» җыры инде сирәк җырланса да, «солдат хезмәте» бар һәм ул беркая да китмәде. Һәрвакыттагыча, язгы һәм көзге чакырылыш дәвам итә, егетләр хәрби хезмәткә алына тора.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Әлмәт шәһәре һәм районы хәрби комиссариатының ата-аналар комитеты вәкилләре буларак Вера Яманова белән мин Самарада урнашкан 73403 нче хәрби частьта булып кайттык. Бүгенге көндә анда Әлмәт шәһәре һәм районыннан 25 егет хезмәт итә. Баруыбызның максаты егетләрне Яңа ел белән котлау, аларның хезмәт итү шартлары белән танышу иде.

Хәрби часть җитәкчелеге безне бик җылы каршылады. Алар инде әлмәтлеләрнең һәрдаим кызыксынып торуларына күнеккән. Штаб начальнигы вазифаларын башкаручы подполковник Антон Шуваев егетләрнең хезмәт итү тәртибе белән таныштырды. Әлеге хәрби часть Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына карый. Егетләрнең нинди юнәлештә хәрби әзерлек үтүләре турында үзләре төшергән фильм күрсәттеләр, солдат ашханәсенә, солдатларның тулай торагына (хәзер ул шулай атала икән) экскурсия уздырдылар. Егетләрне Яңа ел бүләкләре, ата-аналарның, Әлмәт шәһәре һәм районы хәрби комиссары Ришат Сабировның котлаулары, сәламнәре сөендерде.

Хәрби часть бездә бары тик уңай фикерләр генә калдырды. Үз чиратында алар Әлмәт хәрби комиссариатына рәхмәтләрен җиткерделәр, бездән килгән егетләрнең әзерлек һәм тәртип ягыннан мактауга лаек икәннәрен ассызыкладылар.

Барлык ата-аналар, Әлмәт муниципаль районы хакимияте һәм хәрби комиссариат исеменнән безне шулай җылы каршылаганнары өчен 73403 нче хәрби часть җитәкчелегенә, подполковник Антон Шуваевка, майор Саид Убайдатовка, лейтенант Владимир Моисеевка һәм башка офицерларга зур рәхмәт.

Әйе, якынмы, еракмы хезмәт урыны, ничек булса да, ул - хәрби хезмәт. Егетләргә яхшы хезмәт итүләрен һәм чын ир-егетләр булып туган йортларына исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.

Ришат Сабиров,

Әлмәт шәһәре һәм районы хәрби комиссары:

 

- Самарадагы 73403 нче хәрби часть белән элемтәләр инде дистә елдан артык. Солдатларның сәламәтлеге, ничек хезмәт итүләре, андагы устав мөнәсәбәтләре турында гел белешеп торабыз. Ел саен егетләргә Яңа ел бүләкләре тапшырабыз. Бу яктан нефтьчеләр, шәһәрнең төрле оешмалары ярдәм итә. Рәхмәт аларга. Пандемия сәбәпле, быел зур делегация белән барып булмады. Ләкин без аларны игътибардан читтә калдырмыйбыз. Районның, әти-әниләренең йөзенә кызыллык китермичә, исән-сау кайтуларын көтеп калабыз.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса