Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары Әлмәттә тәүлек буе эшли торган объектларны тикшерә

Эвакуация һәм электр җиһазлары торышы бәяләнә.

Әлмәттә яңа ел бәйрәмнәре вакытында тәүлек буе кешеләр була торган социаль өлкә объектларын тикшерәләр. Алар Әлмәт муниципаль районы буенча дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары тарафыннан төнлә үткәрелә.

Тикшерүләр 9 гыйнварга кадәр барачак, дип хәбәр итә Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге.

"Профилактик чаралар вакытында эвакуация юлларының, электр җиһазларының, тышкы янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларына һәм биналарга керү юлларының торышына, янгын чыгу һәм кешеләргә хәбәр итү буенча автоматик чараларның төзеклегенә, эвакуация планнарының, беренчел янгын сүндерү чараларының, су белән тәэмин итүнең торышына, шулай ук хезмәт күрсәтүче персоналның янгын чыккан очракта гамәлләр турында инструкцияләрнең белүенә аерым игътибар бирелә", - дип хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге.

Белгечләр халыкка янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү мөһим, дип искәртә. Электр челтәренә көч китерергә ярамый, электр үткәргечләр һәм электр җиһазларының төзек хәлдә булуы зарур. Өйдә тәмәке тартырга, үзегез кулдан эшләгән һәм төзек булмаган җылыткычлар кулланырга, электр приборларын һәм газ җиһазларын караучысыз калдырырга ярамый. Балалар өйдә ялгыз булырга тиеш түгел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса