Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтебез - «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты»

Ел саен Татарстан республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты-2020» конкурсы үткәрелә.

Конкурс җиде номинация буенча үткәрелә, шулай ук төзекләндерү буенча иң яхшы предприятие, Татарстан Республикасының күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча иң яхшы оешма сайлап алына. Җиңүчеләрне түбәндәге номинацияләр буенча билгелиләр: халык саны 100 меңнән артык булган торак пункт; халык саны 45 меңнән 100 меңгә кадәр; 30 меңнән 45 меңгә кадәр; кеше; 15 меңнән 30 меңгә кадәр; 5 меңнән 15 меңгә кадәр; 1 меңнән 5 меңгә кадәр; 1 меңгә кадәр.

Шунысы куанычлы, яраткан Әлмәтебез «Торак пунктлар» номинациясендә беренче категория буенча - «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты»номинациясендә икенче булды.

Конкурста узган ел күрсәткечләре исәпкә алына, агымдагы елга нәтиҗәләр ясала. Чыннан да, нефть башкаласында төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык тармагын үзгәртеп кору мәсьәләләрендә югары нәтиҗәләргә ирешелде.

"Бу безнең уртак җиңү. Барлык катнашучыларга, битараф булмаган һәр кешегә рәхмәт белдерәбез. Команда белән бергә башкарылган нәтиҗәле эш кенә үз нәтиҗәләрен бирә һәм югары нәтиҗәләр күрсәтә", - дип хәбәр итә район башлыгының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса