Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов сугыш ветеранын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады

Яңа ел алдыннан Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Бөек Ватан сугышы ветераны Фатыйма Яхинада кунакта булды һәм ветеранны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

Район башлыгы Кыш Бабай һәм Кар кызы белән истәлекле бүләкләр тапшырды. Ул ветеранга рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен җиткерде. Иң мөһиме-сәламәтлек, киләсе елда тагын бер тапкыр очрашуларын теләде.

Фатыйма Яхина 1924 елның 19 февралендә Мөслим районы Митрәй авылында туа. Урта мәктәптә укый, аннан авыл мәдәният йорты мөдире булып эшкә урнаша. Тиздән Фатыйманы авыл советы секретаре итеп билгелиләр

1942 елның декабрендә ул яшь сугышчы курсы уза. 1943 елда үз теләге белән фронтка китә, Татвоенкоматта аны һавага каршы оборона зенитчысы итеп билгелиләр. 1944 елда «Багратион» операциясендә катнашкан өчен Маршал Рокоссовский аңа рәхмәт белдерә. 1945 елда ул Җиңү бәйрәмен Варшавада каршылый.

Сугыштан соң партиянең Мөслим райкомында эшли.

1946 елда сугышта катнашучыга кияүгә чыга. 1963 елда гаилә Әлмәткә күчеп килә.Ветеран партиянең шәһәр комитетында статист булып эшли. 1966 елда тәрҗемә белән «Строймеханизация» трестына кадрлар буенча белгеч булып китә, 1979 елда лаеклы ялга чыга. Шул ук елны Әлмәт шәһәр Ветераннар советы сафларына алына. 34 ел дәвамында (1979-2013 елларда) ветераннар оешмасында актив эш алып бара.

Бүген ул шәһәрнең Мактаулы ветераны булып тора. Улы, ике оныгы һәм өч оныкчыгы бар.

Ветеранны шулай ук Әлмәт муниципаль районының Ветераннар советы һәм социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса