Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе булды

Сессиядә шулай ук беренче укылышта Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре Уставларына үзгәрешләр кертү проектлары турында фикер алыштылар.

27 декабрьдә Әлмәттә район Советы һәм Әлмәт шәһәр Советының быел соңгы берләштерелгән сессиясе булды.

«2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына район һәм шәһәр бюджетларына үзгәрешләр кертү турында» гы мәсьәләләр буенча районның финанс-бюджет палатасы рәисе Зөлфия Шәйдуллина чыгыш ясады.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Илвира Пузырева сессиядә катнашучыларны 2022 елга Әлмәт муниципаль районы муниципаль милкен хосусыйлаштыруның фараз планы белән таныштырды.


Депутатлар шәһәр Советы һәм район Советының 2022 елга якынча эш планнары турындагы проектлар өчен тавыш бирде.  Әлеге мәсьәлә буенча тулырак мәгълүмат  даими комиссияләр һәм Президиум утырышларында каралды.

Тавыш бирү процедурасы нәтиҗәләре буенча, тәкъдим ителгән карарлар проектлары күпчелек депутатлар тарафыннан хупланды.

Уртак сессия ахырында шәһәр оешмаларының иң яхшы Яңа ел бизәлеше конкурсына йомгак ясалды.

Кыш бабай белән Кар кызы да Яңа ел алды кәефен өстәде. Алар барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса