Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә ябык мини-футбол манежы ачылды

Аны шәһәрнең 24 нче номерлы мәктәп территориясендә ТР президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Аз чыгымлы спорт корылмаларын төзү» республика программасы буенча төзеделәр.

Спорт объекты төзелешенә республика бюджетыннан 50 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Футбол манежы каркас-тент капламы астында урнашкан. 20-40 метрлы территория ясалма газон белән капланган.
– Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Әлмәт Яңа елга бик матур бүләк алды. Яңа манежда дәресләр үткәрүгә бик күп гаризалар килә инде. Яңа спорт объекты-шәһәрдә спортны үстерүгә зур өлеш кертә, - дип белдерде Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов. 

Рөстәм Нургалиевич видеоэлемтә буенча манеж ачылышында катнашты. 
– Республикада спорт объектларын төзү буенча системалы эш алып барыла. Халыкның яртысыннан артыгы спорт белән шөгыльләнә. Һәм, әлбәттә, футбол - иң популяр спорт төренең берсе. Яңа манежлар ярдәмендә Татарстанда футболчылар саны тагын да артыр, яңа җиңүләр һәм казанышлар саны артыр, ә кешеләр спортка тагын да ныграк тартылырлар дип өметләнәм, – диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. 
«Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты Россиядә өч елга якын тормышка ашырыла. Аның максаты-халык арасында спортны һәм физик культураны популярлаштыру. Ул, шул исәптән, спортчыларга елның теләсә кайсы вакытында футбол белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирүче ябык футбол манежлары төзүне дә күздә тота. Онлайн режимында узган тантанада катнашкан Россия Федерациясе Спорт министрлыгы башлыгы Олег Матыцин билгеләп үткәнчә, Татарстанда мондый мәйданчыкларны ачу – илкүләм проектның төп бурычларына ирешүдә мөһим өлеш. 


– Татарстанда, бөтен илдәге кебек үк, спортчылар өчен уңайлы шартлар тудыруга, кешеләр һәрвакыт спорт белән шөгыльләнә алсын өчен сыйфатлы спорт корылмалары төзүгә зур игътибар бирелә. Мин футбол җәмәгатьчелегенә, региональ футбол Федерациясенә, Бөтенроссия футбол берлегенә спортның бу төрен үстерү стратегияләре өчен рәхмәт белдерәсем килә, - дип ассызыклады министр. 
-Һәр муниципаль районда мини-футбол манежларын ачу елның теләсә кайсы вакытында футбол белән шөгыльләнү мөмкинлеген генә арттырып калмыйча, спорт учреждениеләрендә шөгыльләнүче балалар өчен тагын да сыйфатлырак дәресләр үткәрергә мөмкинлек бирә. Мондый инфраструктура булу-спортчылар санын арттыру һәм футбол резервын әзерләүне яхшырту өчен төп звено, - дип билгеләп үтте футбол берлеге президенты урынбасары Денис Рогачев. 
Нефть шәһәрендә футбол белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклар күп, әмма моңа кадәр тренировкалар һәм ярышларны ел әйләнәсе үткәрергә мөмкин булган урыннар юк иде. Хәзер балалар, тәрәзә артында нинди һава торышы булуга карамастан, үз күнекмәләрен үзләштерә алачаклар. 
Әлмәт мини-футбол манежлары белән бер үк вакытта Татарстанның тагын дүрт шәһәрендә-Әгерҗе, Бөгелмә, Зәй һәм Чистайда ачылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса