Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

РФ Конституциясе көнендә яшь әлмәтлеләргә беренче паспортлар тапшырылды

12 декабрь-Россия Федерациясе Конституциясе көнендә Яшьләр үзәгендә районның гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларына тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру булды.

Балаларны бу мөһим вакыйга белән Әлмәт муниципаль районы Советында «Бердәм Россия» партиясе фракциясе җитәкчесе Николай Бочкарев, "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" җирле бүлекчәсе җитәкчесе Айгөл Вәлиева һәм башка мөхтәрәм кунаклар котлады. Паспортлар тапшыру тантанасында мәктәп укучыларының әти-әниләре дә катнашты.


Николай Афанасьевич Бочкарев яшьләргә мөрәҗәгать итеп, Россия гражданины булу - үз ватанының тарихын белүче һәм укый торган, гамәлдәге законнарны үтәгән кеше булу, аның дәүләт символларына хөрмәт белән каравын искәртте. Киләчәктә нәкъ менә яшьләргә илебезне, республиканы һәм Әлмәт районын төзергә һәм данларга туры киләчәк.


Балалар үз тормышларындагы беренче паспортлары белән бергә РФ Конституциясен һәм башка истәлекле бүләкләр дә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса