Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә виртуаль концерт залы ачылды

Габдулла Тукай исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 60 урынга исәпләнгән уникаль зал ачылды.

«Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә концерт залы югары профессиональ техника белән җиһазландырылган, тавыш җайланмалары урнаштырылган. Хәзер барлык теләүчеләр илнең иң яхшы мәйданчыкларыннан симфония концертларын, онлайн һәм видеоязма режимында балалар аудиториясенә исәпләнгән проектларны тыңлый алачак.


Мәдәни вакыйга РФ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән мөмкин булды. 9 декабрьдә Ватан Геройлары көнендә тамашачылар виртуаль залның барлык уникаль мөмкинлекләрен бәяли алдылар. Алар өчен Россия мәдәнияте легендасы - Александров исемендәге Россия армиясе академия җыр һәм бию ансамбле башкаруындагы концертның видеоязмалары һәм Мәскәү дәүләт академия филармониясе репертуарыннан концерт программасы күрсәтелде.


Яңа мәдәни киңлекне ачу тантанасында ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдгамова , район башлыгы Тимур Нагуманов, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, педагоглар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашты.

Кунаклар виртуаль зал ачылу — нефть шәһәре өчен чын-чынлап әһәмиятле вакыйга, дип билгеләп үттеләр. Аның барлыкка килүе бердәм мәдәни киңлек булдыруга, классик музыка белән кызыксынуны арттыруга, белем һәм рухи үсешкә ярдәм итәчәк, яшьләргә дөньяның иң яхшы башкаручылары иҗаты белән танышырга ярдәм итәчәк.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса