Тимур Нагуманов әлмәтлеләрне юка бозга чыкмаска өндәде
Әлмәт районы башлыгы турыдан-туры эфир вакытында халыкны юка бозга чыгмаска чакырды, чөнки быелгы һава торышында бу фаҗигаләргә китерергә мөмкин.
"Су объектларында кешеләр иминлеге-бүгенге көндә иң актуаль тема. Кызганычка каршы, ел саен юка боз кешеләрнең гомерен өзә. Барыннан да ешрак балалар һәм балыкчылар үлә. Куркынычсызлык чараларын үтәсәк, фаҗигадән котылырга мөмкин", - дип билгеләп үтте Нагуманов.
Ул шулай ук әти-әниләрне балалар белән куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләшергә өндәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа