QR-кодларны кондукторлар тикшерә.
Әлмәт районына "Социаль карта" QR-кодларны санау өчен 90 телефон бирде. Бу хакта районның транспорт һәм юл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Аяз Җамалетдинов хәбәр итә.
Әлмәт транспорт идарәсе 25 телефон алды. «АПОПАТ» – 65 телефон: 19 шәһәр өчен, 16-шәһәр яны өчен, 30-шәһәрара маршрутлар өчен булды.
22 ноябрьдән Татарстанда җәмәгать транспортында QR-кодларны тикшерү башланды. Тикшерүне кондукторлар билет сатканчы үткәрә. Әгәр QR-код юк икән, пассажирга транспорттан төшәргә киңәш ителә. Баш тарткан очракта полиция наряды 112 хезмәте аша чакыртыла.
Кондукторлар белән тәэмин ителмәгән кече класслы автобусларда һәм троллейбусларда машина йөртүче тикшерү үткәрә.