Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Татнефть" - янә республикада беренче

"Татнефть"нең күмәк килешүе Татарстанда иң яхшысы булды.

«Татнефть»нең коллектив килешүе Татарстан республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең IX республика конкурсында иң яхшысы дип табылды.

Быел анда катнашучыларны җитештерү, җитештерү булмаган һәм бюджет өлкәсе предприятиеләреннән торган төркемнәргә бүленделәр. "Татнефть" җитештерү предприятиеләре арасында беренче урынны алды. Оештыру комитеты компаниянең хезмәткәрләрнең социаль иминлеген тәэмин итүгә һәм төрле яклап социаль ярдәм күрсәтү программаларын формалаштыруга керткән өлешен югары бәяләде.

Татарстан территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы предприятиеләрнең күмәк килешүе конкурсы республика профсоюзлары федерациясе тарафыннан ел саен оештырыла. Экспертлар күмәк җайга салу күрсәткечләрен, администрацияләрнең һәм профсоюз комитетларының хезмәтне саклау һәм аны түләү, яшьләргә ярдәм итү өлкәсендәге эшчәнлеген, закон нормаларыннан тыш хезмәткәрләргә өстәмә социаль-икътисадый гарантияләр дәрәҗәсен һ. б. бәялиләр.

 

 

 

Фото: "Татнефть"нең рәсми сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса