Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең баш архитекторы Антон Севастьянов: Әлмәт эшмәкәрләре шәһәр кыяфәтенә җаваплы карый

Әлмәтнең баш архитекторы үзенең инстаграмына фотолар урнаштырган.

"Әлмәтнең матур булуына зур архитектура һәм төзекләндерү генә йогынты ясамый. Кече формаларның эстетикасы да мөһим роль уйный.  Менә эшмәкәрләрнең шәһәр кыяфәтенә җаваплы каравы мисалы белән танышыгыз.  Газеталарны сату бизнесы киң әйләнешле булмаса да, социаль юнәлешле, чөнки анда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә хезмәт итә. Әлеге киосклар хуҗасының үзенең дә ишетү мөмкинлекләре чикләнгән.  Физик һәм финанс ресурслары чикле булса да, эшмәкәр үз объектларын модернизацияләү буенча тәкъдимнәрне кабул итте. Минемчә, мондый дизайнлы павильоннар шәһәр мохитенә  туры килә", - дигән ул. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса