Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт "Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!" акциясенә кушылды

18-29 октябрьдә Әлмәттә «Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит» бөтенроссия оператив-профилактик акциясенең икенче этабы уза.

Чараның максаты-җәмәгатьчелекне наркоҗинаятьчелеккә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуда катнашуга җәлеп итү.


Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү буенча өлкән инспекторы полиция майоры Сирена Әхмәтова 12 нче урта мәктәп укучылары белән яшьләр арасында наркомания таралу проблемасы буенча фикер алышты һәм укучыларга наркотикларга бәйлелек, наркотикларның законсыз әйләнеше өчен җаваплылык турында сөйләде.

Сирена Рафиковна укучыларга административ һәм җинаять җаваплылыгының хокукый мәсьәләләрен аңлатты, алкогольле, спиртлы һәм тәмәке продукциясен куллануның зыяны турында сөйләде, шулай ук яшүсмерләрне закон белән каралган хокук бозулар өчен җаваплылык турында кисәтте. Дәрес барышында балалар үз хокукларының киң спектры турында да белделәр.

Очрашу ахырында Сирена Рафиковна укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Алар, нигездә, хокук бозулар кылган өчен җәза бирүгә кагылышлы иде.

Педагоглар полиция хезмәткәрләренә балигъ булмаганнар арасында җинаятьләрне кисәтү һәм булдырмауга юнәлдерелгән файдалы әңгәмә өчен рәхмәт белдерделәр.

 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса