Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның халыкара өлкәннәр көне белән котлавы

Кадерле сугыш һәм хезмәт ветераннары, хөрмәтле пенсионерлар!

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан иң ихлас котлауларны кабул итегез.

Бу бәйрәм - буыннар бердәмлеге һәм дәвамчанлыгы, чорлар бәйләнеше символы, шулай ук сезгә – әти-әниләребезгә, сугыш, хезмәт ветераннарына, пенсионерларга, өлкән яшьтәге кешеләргә шәһәребез һәм районыбызның үсешенә керткән өлешләре, озак еллар намуслы хезмәте, тәҗрибәгез, игелеклегегез һәм зирәклегегез, җылы рәхмәт сүзләре әйтү өчен менә дигән мөмкинлек!

Еллар сезгә күңел күтәренкелеге һәм энергия бүләк итте. Сезнең күбегез әле дә ветераннар оешмалары составында актив иҗтимагый эшчәнлек алып баруларын дәвам итә. Сез җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итәсез, социаль проектларны тормышка ашыруда катнашасыз, мәдәни һәм спорт чаралары оештырасыз, өлкән буыннарның тормышын бай, якты, кызыклы итәргә омтыласыз.

Бу көн кешеләрнең игътибарын өлкән буын проблемаларына, пенсионерларның тормышын күңелле, кызыклы, уңайлы, тулы итүгә юнәлдерелгән. Сез – өлкән буын вәкилләре башкарган эшләрдән, сезнең казанышларыгыздан башка тормышның бүгенгесе һәм киләчәге булмас иде.

Әлмәт ветераннар советы 1978 елдан башлап 43 ел дәвамында үз эшчәнлеген алып бара. Ветераннар оешмасы эшендә иң мөһим юнәлешләрнең берсе – өлкән буын кешеләре мисалында яшьләргә патриотик тәрбия бирү. «Актив озын гомер» проекты тормышка ашырыла.

Әлмәтнең актив өлкәннәре нәшат яшәү рәвеше алып барулары белән башкаларга үрнәк булып торалар. Әби-бабайларыбыз җыр һәм бию түгәрәкләренә йөри, скандинавия йөреше һәм гимнастика белән шөгыльләнә, хәтта ярыммарафоннарда да катнаша. Аралашу һәм хәрәкәт безнең өлкән кешеләребезне тонуста тота, актив тормыш белән яшәргә мөмкинлек тудыра һәм аларга картаерга ирек бирми.

Бүгенге көндә шәһәрдә һәм районда 46 меңнән артык өлкән кеше яши. Муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты, предприятие, учреждение, оешмалар, хезмәт коллективлары сугыш һәм хезмәт ветераннарына ярдәм итү өчен теләсә нинди мөмкинлекләрдән файдаланырга тырышалар. Күп кенә хезмәт коллективлары үзләренең элеккеге хезмәткәрләре, хәзерге пенсионерлар турында даими кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен зур рәхмәткә лаек. Моның өчен аларга зур рәхмәт!

Озак еллар дәвамында сәламәт булыгыз! Сезгә бәхет, тынычлык, оптимизм һәм иминлек телим! Сезнең янәшәгездә һәрвакыт яраткан һәм кайгыртучан балалар, оныклар, дуслар булсын. Өлкән яшьтәге кешеләргә сакчыл караш һәрберебез өчен көндәлек бурыч булсын иде.


Тимур Нагуманов
Әлмәт муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса