Илдәге иң яхшы каравыл начальникларының берсе - якташыбыз Денис Леонтьев.
Татарстанның янгын сүндерүче-коткаручысы, эчке хезмәт өлкән сержанты Владимир Кожеманов Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Бөтенроссия «Иң яхшы янгын сүндерүче» конкурсында абсолют җиңүче булды.
Татарстаннан тагын бер призер-каравыл начальнигы, эчке хезмәт өлкән лейтенанты Денис Леонтьев «Каравылның иң яхшы начальнигы» конкурсы финалында өченче урынны яулады.