Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә сайлауларның беренче көнендә «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов тавыш бирде

8 чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар өчен тавыш бирү процедурасын компания башлыгы 2 нче мәктәптә урнашкан 786 нчы сайлау участогында узды.

Традиция буенча Наил Өлфәтович сайлауларны үткәрү урынына әнисе - тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны Роза Фатыйховна белән килде. "Татнефть" җитәкчесе сүзләренә караганда, нәкъ менә ул беренче сайлау көнендә участокка бару инициаторы булган:


- Әни-җаваплы кеше һәм мин дә. Без гражданлык бурычын мөмкин кадәр иртәрәк үтәргә булдык. Һәрберебезгә үз позициябезне белдерергә, шундый мөһим вакыйганың бер өлеше булырга кирәк, - диде Наил Маганов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса