Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә янгын сүндерү буенча өйрәнүләр узды

Өйрәнүләрдә 20 янгын сүндерүче һәм өч берәмлек техника катнашты.

16 сентябрь иртәсендә әлмәтлеләр прокуратура янында да өч янгын сүндерү машинасын күрә алдылар. Редакциябез урнашкан бинада да өйрәнүләр узганын хәбәр иткән идек. 

Коткаручылар кешеләрне икенче каттан эвакуацияләделәр һәм янгынны сүндерделәр. Яхшы яңалык шунда ки, бу өйрәнүләр иде. Анда 15 нче янгын часте катнашты. Шәхси составтагы 20 кеше һәм өч берәмлек техника: автоцистерна, автобаскыч һәм авария-коткару автомобиле җәлеп ителде.

"Барлык өйрәнүләр дә канәгатьләнерлек узды. "Яхшы" билгесенә. Бик тиз килдек, тиз эшләдек, бернинди бөкеләр, тоткарланулар да булмады. Бездә югары квалификацияле белгечләр эшли",-диде 15 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге командиры Рамил Гәрәйшин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса