Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә эш бирүчеләрдән 6 млн сумнан артык бурыч түләттерелгән

Суд приставлары хезмәт хакы буенча 6 млн сумнан артык бурыч түләттергән.

Җирле төзелеш компаниясе үз хезмәткәрләренең хезмәт хакы буенча бурыч тупларга өлгергән, бурыч суммасы 4,4 млн сум тәшкил иткән. Хезмәткәрләр өч айдан артык хезмәт хакын ала алмады. Алар бергә судка коллектив дәгъва төзеделәр, бу эштә аларга суд приставлары ярдәм итте.

Суд приставлары компания директорына мөрәҗәгать итеп, аңа хезмәт өчен түләү турында таләпләр тапшырдылар. Компания директоры гамьсезлеге сәбәпле, приставлар фирманың банк счетларына арест салганнар,шуннан соң хезмәт хакы буенча барлык бурычлар тулысынча түләнгән.

Әлмәттә башка фирманың 60 хезмәткәренә дә бәхет елмаймаган. Алар да берничә ай хезмәт хакы алмаган. Кешеләргә ярдәм итәр өчен суд приставлары компания счетларына түләтүне сорап мөрәҗәгать иткән. Сумма тотып калынган һәм эзләтүчеләргә күчерелгән.

Ел башыннан Татарстанда суд приставлары чаралары нәтиҗәсендә 52 млн. сумнан артык хезмәт хакы алынган һәм күчерелгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса