Әлмәттә 68 ишегалдында ремонт тәмамланган
Җәмгыять

Әлмәттә 68 ишегалдында ремонт тәмамланган

Әлмәтнең 68 ишегалдында ремонт эшләре тәмамланган, 17 йортта – тәмамлау стадиясендә, 8 ишегалдында эшләр әле бара.

Шәһәр хакимияте чираттагы ишегалды бәйрәменә әнә шундый статистиканы яңгыратты. Бу сезонда Президент программасы ярдәмендә  93 территорияне файдалануга тапшырырга тиешләр. Бу юлы  күршеләр Заслонов урамындагы 3, 5 һәм 7 һәм Шевченко урамындагы 50, 70 нче йортлар ишегалдында очраштылар. 

Тротуарларда һәм юлларда яңа асфальт, шулай ук чүп савытлары, эскәмияләр дә яңа. Төп эшләр инде төгәлләнгән. Балалар мәйданчыгын гына көтәсе калган.