Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Азат Ягафаров. Үзебезнең нефть төбәге өчен!

Кадерле якташлар!

Утыз биш ел Советлар Союзының бөтен икътисады үзәгендә Татарстан нефте торды, дип сөйли иде легендар нефтьче, СССР Дәүләт планы рәисе Николай Байбаков. Безнең нефть төбәгендә яшәүчеләр бүген дә Татарстанның иминлегенә, муллыгына нигез булып торалар, ил бюджетына саллы өлеш кертәләр. Һәм, әлбәттә, алар яхшырак тормышка лаек. Бу максатка ирешү эшендә ярдәм күрсәтүне үземнең бурычым дип саныйм.

Мин Азнакай районында туып-үстем, гомерем буе - «Татнефть»тә, дистәләгән федераль закон проектларын әзерләүдә катнаштым. Кешеләр белән даими очрашып, күп нәрсәләр эшләнгәнен күреп торам. Әмма хәл ителмәгән проблемалар да байтак. Шактый нәрсә җитми. Каядыр эш юк, кеше читкә йөрергә мәҗбүр. Хезмәт хаклары да бәяләрнең оятсыз үсүенә бирешмәслек дәрәҗәдә даими рәвештә артып тормый. Барлык юллар да төп трассалардагы кебек чокырсыз, тигез итеп түшәлгән түгел. Заманча белем бирү һәм сәламәтлек саклау системасыннан бөтен кеше дә файдалана алсын иде. Һәм, ниһаять, коронавирус булсынмы, корылыкмы - авыр чакта безнең дәүләттән яр-дәм алырга хакыбыз бар. Моңа ничек ирешергә?

Эшлисеңме син нефтьче булып, юкмы - монда яшәүчеләр барыбыз да уртак язмыш белән берләшкән. Нефтьчеләр көне - ул уртак бәйрәм. Хәл ителәсе мәсьәләләр дә уртак. Шуңа күрә нефтьчеләр төбәгебезгә шактый зур күләмдә акча тоталар: хастаханәләрне, мәктәпләрне, балалар бакчаларын җиһазландыралар, социаль ипотека торагы төзиләр, паркларны, ишегалларын һәм чишмәләрне төзекләндерәләр, агач утырталар, спортны үстерүгә булышлык күрсәтәләр, төбәкнең һәм анда яшәүчеләрнең үсеше өчен бар шартларны да булдыралар.

Нәкъ менә хәзер Татарстанның көньяк-көнчыгышын социаль үстерүгә ярдәм итү буенча яңа программа әзерләнә. Ул Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Сарман, Баулы, Мөслим, Ютазы һәм республиканың башка нефть районнарын үз эченә алачак. Бу эшне күз уңында тоту миңа да кушылды. Әгәр бу хакта идея-тәкъдимнәрегез булса, шәхсән миңа яки иҗтимагый кабул итү бүлмәләремә мө-рәҗәгать итәргә чакырам.

Әмма күп кенә мәсьәләләр Әлмәттә түгел, Мәскәүдә хәл ителә, без барыбыз да моны яхшы аңлыйбыз. Безнең тавышның анда барып ирешүе бик мөһим. Нәкъ менә шуңа күрә сездән 19 сентябрьдә сайлау участокларына килүегезне сорыйм. Мин туган республикам, Татарстанның иминлегенә, муллыгына илтә торган закон проектларын әзерләүдә актив катнашырга исәплим. Дәүләт Думасына сайлауларда минем кандидатураны хупласагыз, без бергәләп күбрәк эшли алырбыз. Үзебезнең нефть төбәге өчен!

Ихтирам белән Азат Ягафаров, «Татнефть» ААҖ генераль директоры урынбасар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса