Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтле эшсезлек буенча законсыз пособие алган өчен судка эләккән

Ир акчаны үз теләге белән кире кайтарудан баш тарта.

Әлмәт районы буенча җәмәгать судьясы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең эшсезлек буенча законсыз алынган пособие түләттерү турындагы дәгъвасы буенча гражданлык эшен карады. Бу хакта Әлмәт шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Суд билгеләгәнчә, ир «Работа в России» порталы аша эшсезлек буенча пособие рәсмиләштерү турында электрон гариза биргән. Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге боерыгы белән ул эшсез дип танылган, аңа эшсезлек буенча ай саен пособие түләү билгеләнгән.

Аның дистанцион рәвештә яңадан теркәлү  узгач, белгечләр Пенсия фонды мәгълүматлары нигезендә, ир-атның эшкә урнашуын ачыклаган. Әмма ул бу хакта мәшгульлек үзәгенә хәбәр итмәгән һәм эшсезлек буенча ай саен пособие алган.


Ирне эшсез сыйфатында теркәү исәбеннән төшергәннәр.  Тик бу вакыт эчендә ул законсыз рәвештә 17 342 сум 55 тиен алырга өлгергән, үз теләге белән акчасын кире кайтарудан баш тарткан һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге судка мөрәҗәгать иткән.

Суд карары нигезендә, ир-аттан халыкны эш белән тәэмин итү үзәге файдасына законсыз алынган акча түләттерелгән.

Карар әлегә законлы көченә кермәгән һәм яклар тарафыннан законда билгеләнгән тәртиптә шикаять белдерелергә мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса