"Татнефть" төркеме хезмәткәрләре социаль ипотека программасы буенча тораклы булдылар
Җәмгыять

"Татнефть" төркеме хезмәткәрләре социаль ипотека программасы буенча тораклы булдылар

Яңа фатирга 51 гаилә ия булды.

Хезмәткәрләр үзләренең яңа фатирларына сөенә: 

"Без үз фатирыбызны бик көттек. Без гомер буе арендага алынган фатирларда яшәдек, ә хәзер, ниһаять, үзебезнеке бар! Һәр баланың үз киңлеге булачак, хатыным белән үз бүлмәбез барлыкка киләчәк. Кыскасы, барыбыз да бәхетле!»

"Якты, иркен, зур, ә иң мөһиме — үзебезнеке! Без, әлбәттә, бик бәхетле. Безнең балалар бүлмәләрне бүлгән инде: кызларның һәм малайларның иң зур бүлмәләре булачак, ә без ирем белән  кечкенә бүлмәгә  урнашачакбыз".

Котлыйбыз һәм бәхетле өй туе телибез! 

 

 

"Татнефть" матбугат хезмәте