Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашырудан берничә подрядчы читләштерелгән
Әлмәт шәһәренең «Безнең ишегалды» республика программасы буенча ремонтлана торган кайбер ишегалды территорияләрендә проблемалы хәлләр килеп чыккан.
«Татарстан онлайн» тапшыруының турыдан — туры эфирында бер ханым Маяковский — Совет — Вәлиев-Чернышевский урамнары буенча урнашкан ишегалдында эшләр апрель азагында башланды һәм әле дә тәмамланмаган, дип сөйләде. Территория җимерек хәлдә кала бирә.
Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов кайбер ишегалларында барлыкка килгән проблемалар турында белүен, шулай ук быел «Безнең ишегалды» программасы буенча Әлмәттә 93 территория төзекләндерелүен хәбәр итте. Ишегалларының яртысында эшләр актив алып барыла, берничәсендә эшләр тәмамланган инде.
«Без яхшы темплар белән барабыз, әмма монда сыйфат контроле мөһим. Кайбер ишегалларында проблемалар килеп чыкты, һәм без хәтта подрядчыларны да читләштердек, чөнки егетләр начар эшләделәр, эшләрен сыйфатлы башкармадылар, вакытка сыешмадылар. Бер подрядчы күп агачларга зыян салды, шуның өчен без аны шунда ук эштән читләштердек», — дип аңлатты муниципалитет башлыгы.
Шул ук вакытта ул мәсьәләне контрольгә алырга һәм шәхсән әлеге ишегалдына үзе барырга вәгъдә бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа