Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте
29 июньдә район башлыгы Тимур Нагуманов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.
Кабул итү вакытында күтәрелгән мәсьәләләрне тиз арада хәл итү максатыннан районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре, шәһәр төзелеше эшчәнлеге комитеты рәисе Илвира Пузырева һәм Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Денис Косарев катнашты.
Әйтик, бер әлмәтле шәһәр җитәкчелегенә җир кишәрлегенә керү юллары булмау мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм күрсәтү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Бу мәсьәлә Тимур Нагумановның шәхси контроленә алынды, ә тиешле хезмәтләргә әлеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәм күрсәтү буенча йөкләмәләр бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа