Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт шәһәр пляжы коену өчен ачык

19 майдагы пробаларны тикшерү нәтиҗәләре буенча Әлмәт шәһәр күлендәге су коену өчен яраклы икәнлеге ачыкланды.

Күлдәге соңгы су пробалары 3  июньдә алынган, нәтиҗәләре турында якын арада билгеле булачак.

"Роспотребнадзор" идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге коену сезоны башланганнан бирле һәр атна саен шәһәр күлендә суның сыйфатын контрольдә тота. «Роспотребнадзор» территориаль бүлеге башлыгы Ирина Хәйруллина хәбәр иткәнчә, 19 майдан белгечләр суда санитар - химик һәм микробиологик күрсәткечләрнең үзгәрүен тапмаганнар.

"19 майдан башлап алынган барлык су пробалары санитар кагыйдәләр таләпләренә туры килә. Соңгы су пробалары 3 июньдә су коену зонасында  алынды. Нәтиҗәләр турында якын көннәрдә билгеле булачак", - дип сөйләде Ирина Хәйруллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса