Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа һөнәр сайлаучыга - бәхетле билет: әлмәтлеләрне эшкә чакыралар

Илшат Солтанов менә инде 43 ел троллейбус йөртүче булып эшли.

Һәр иртәдә диярлек ул шәһәрнең йокыдан уянуын, ә кичләрен урамнарда утлар кабынуын күзәтә. Романтизм рухы - тәҗрибәле хезмәткәрнең эшчәнлек өлкәсен үзгәртергә җыенмавы сәбәпләреннән берсе әнә шул. Әмма бу һөнәрнең башка уңай яклары да бар.

- 43 ел эшләү дәверендә кайбер пассажирлар туганымдай якын кешеләргә әйләнде. Беренче рейска чыкканда һәрвакыт бер үк диярлек кешеләр утыра - троллейбусның тукталышка килүенә шатланалар. Әгәр без күбрәк булсак, шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесе кирәкле урынга вакытында барып җитәр, яңа маршрутлар ачып җибәрә алыр идек. Троллейбус йөртүчеләр штаты киңәйсен иде дип телим, - дип билгеләп үтте Илшат Солтанов.

 

21 яшьтән узган, теләге булган һәркем, ир-егетме ул, хатын-кызмы, троллейбус йөртүче була ала. Моның өчен югары яки урта-техник белем алырга кирәкми. Техник өлешне, троллейбус йөртү осталыгын «АТУ» МУП стеналарында үзләштерергә мөмкин, ә юл хәрәкәте кагыйдәләренә ДОСААФта өйрәтәчәкләр. Бер үк вакытта, троллейбус белән идарә итү хокукын алу өчен имтихан тапшырганда, укучылар параллель рәвештә B категориясенә дә ия була алачак.

Уку ярты ел дәвам итә. Ул бөтенләе белән бушлай, шул ук вакытта укучыларга минималь хезмәт хакы күләмендә стипендия түләячәкләр. Уку башланганнан алып курсантлар предприятие хезмәткәрләренә әверелә - аларга тотрыклы хезмәт хакы булган һәм социаль җыелмага хокук бирүче эш урыны гарантияләнә. Әгәр укучы башка шәһәрдән килгән икән, аңа яшәү урыны турында борчылырга туры килми: һөнәрне үзләштерү чорына тулай торак бирелә.

Троллейбус йөртүчеләр аена уртача 40-45 мең сум акча ала. Хезмәт хакы күләме сәгать нормасына һәм план үтәлешенә бәйле. Өстәмә түләүләр дә бар, аларның суммасы троллейбус йөртүченең класслылыгына бәйле. Шулай ук күп еллар эшләгән хезмәткәрләр ташламалы стаж буенча, ягъни закон тарафыннан билгеләнгән сроктан алдарак пенсиягә чыгу мөмкинлегенә ия.

Тагын бер әһәмиятле фактор - коллективның бердәм булуы. Дус-тату команда лаеклы ялга чыккан хезмәттәшләрен дә онытмый, аларга һәрьяклап ярдәм итеп тора. Ә Илшат Солтанов кебек кайберәүләр предприятиедә кала һәм пассажирларга тиешенчә хезмәт күрсәтү хакына эшләвен дәвам итә. Андый теләге булганнарны җитәкчелек хуплый гына.

 

Әлмәт транспорт идарәсе троллейбус йөртүчеләрне эшкә чакыра. Бу өлкәдә үз көчегезне сынап карыйсыгыз киләме? Әлмәт шәһәре, Бөгелмә тракты, 7 нче йорт адресы буенча транспорт идарәсенә мөрәҗәгать итегез. Телефоннар: 8 (8553) 44-21-00, 8 (8553) 44-22-00.

 

Таня Шамбер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса