Бүген ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Инстаграмда Лилия исемле яңа дустын тәкъдим итте.
Министр хәбәр иткәнчә, аның алгоритмы нейрон челтәрләрен куллана, робот татарстанлылар юллаган COVID-19 темасына кагылышлы 100 гә якын сорауга җавап бирергә сәләтле.
Шунысы мөһим, ул арымый һәм тәүлеккә 24 сәгать буе эшли.
Лилиягә сорауларны +78432070103 яки 8-800-250-90-33 телефоннары буенча юлларга була. Аның белән аралашу өчен тавышлы менюда 3 нче пунктны сайларга кирәк булачак.
Ул сорауга җавап бирергә кыенсынган очракта автомат рәвештә контакт-үзәктәге белгечләр белән тоташтырачак. Киләчәктә Лилиягә торак-коммуналь хуҗалык өчен счетчик күрсәткечләрен кабул итүне өйрәтергә исәплиләр.
Фото:скриншот Инстаграм