Әлмәттә янгыннан бер хатын-кызны коткарганнар
Җәмгыять

Әлмәттә янгыннан бер хатын-кызны коткарганнар

22 апрельдә төнге 11 ләр тирәсендә янгын сүндерү бүлегенә Гафиятуллин урамындагы 29б йортында янгын чыгуы турында хәбәр керә.

Янгын тугыз катлы йортның җиденче катындагы бер фатирда чыккан һәм 2 кв метр мәйданны камап алган.

61 яшьлек фатир хуҗасын янгын сүндерүчеләр махсус битлек белән баскыч аша чыгара.

Янгынның беренчел сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.