Акциянең максаты - җәйге каникуллар вакытында балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү иде.

Әлмәтнең ЮХИДИ хезмәткәрләре профилактик әңгәмәләрне балалар мәйданчыкларында һәм шәһәр урамнарында үткәрде. Инспекторлар Әлмәт районындагы балаларга һәм аларның әти-әниләренә юл йөрү кагыйдәләрен саклау кирәклеген аңлаттылар.

Акция кысаларында урамнарда аларны нинди куркыныч көткәнен сөйләделәр.
Барлык акциядә катнашучыларга истәлекле бүләкләр, шул исәптән «Добрая дорога детства» газетасы бүләк ителде.
