Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә капиталь ремонтланган тулай торакта 128 студент яшәячәк

Бинада эшләр башкару Татарстан җитәкчелеге ярдәмендә мөмкин булды.

Әлмәттә эшчеләр сәүдә-икътисад техникумы тулай торагына капиталь ремонтны төгәллиләр. Бинаны Татарстан җитәкчелеге һәм «Татнефть» компаниясе финанс ярдәме белән тәртипкә китерделәр. Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр иткәнчә, блоклар ике бүлмәле. Душ бүлмәсе һәм бәдрәф бар. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән студентлар өчен махсус адаптив бүлмәләр каралган. Тулай торакның һәр катында заманча кухнялар җиһазландырылган. Моннан тыш, кер юу бүлмәсе дә бар.

«Уку һәм яшәү өчен шартлар тудыруга аерым игътибар бирелде. Беренче катта продуктив дәресләр өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган махсус класс урнашкан. Тулай торак территориясендә актив ял итү өчен спорт мәйданчыгы булдырылды», - дде район башлыгы.

Шулай ук бинаның фасадын яңарттылар. Хәзер тирә-яктагы территорияне төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Ремонтланган тулай торакка 2 сентябрьдә 128 студент күчәчәк.

Фото: t.me/nagumanovtd

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса