“Адымнар– Әлмәт күптелле гимназиясе” укучылары һәм укытучылары Биләр форумында катнашты
Чара интеллектуаль, рухи һәм мәдәни яктан баерга теләгән яшьләрне берләштерә.
23-27 нче июнь көннәрендә “Адымнар– Әлмәт күптелле гимназиясе” укучылары һәм укытучылары, Биләрдә, 5 көнлек сәфәрдә “Һөнәрләр Биләр форум”ында катнаштылар. Биләр җиренең даны еракларга таралган. 1994 нче елдан Форумның әлеге җиректә үтүе бик күркәм. Биләр форумы – шәхес үсеше өчен мөмкинлекләр мохитен тудыра. Ә иң мөһиме интеллектуаль, рухи һәм мәдәни яктан баерга теләгән яшьләрне берләштерә.
Форум – татар, рус һәм инглиз телләрен иркен куллану җирлеге дә булып тора. Мәдәният, сәнгать, белем бирү, медиа өлкәсендәге идеяләр, яңалыклар белән бүлешү платформасы да. Форум шәхси һәм һөнәри сыйфатларны камилләштерергә ярдәм итә, дөньякүләм трендлар белән таныштыра. Форум ачык җирлектә уздырыла, катнашучылар палаткаларда яши. Әлеге сменада катнашып, гимназия укучылары үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карады, сәлкешләр исеменә лаек булды. Ә укытучылар өчен әйдәп баручы белгечләрдән махсус «Остаз» проекты булдырдылар, дип хәбәр итә Әлмәт мәгариф идарәсе.
Фото: Әлмәт мәгариф идарәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа