Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ашханәдә күркәм үзгәрешләр

«Татнефть» компаниясенең грант ярдәме белән 5 нче гимназиянең ашханәсе тагын да иркенәйде һәм өстәмә әзерләү цехларына ия булды.

Яңартылган бинада туклану культурасы да үзгәрде: якты залга керү, матур итеп корылган өстәлләргә утыру һәм җан җылысын салып әзерләнгән тәмле ризыклардан авыз итү күңелгә рәхәтлек бирә.

«Мәктәп еллары - гүзәл» –  совет мәктәпләренең озак еллар гимны булган әлеге җыр юллары белән килешми мөмкин түгел. Һичшиксез, мәктәп еллары – һәрберебезнең иң матур һәм иң бәһасыз чоры. Мәктәптә булган вакыйгаларның күбесе хәтергә мәңгелеккә уелып кала. Болар – җитди укытучылар һәм күңелле-шаян сыйныфташлар, шау-шулы тәнәфесләр, ашханәдәге тәмле кабартмалар. Мәктәп хатирәләрендә пешекчеләр – бөтенләй аерым кешеләр.

1954 елда ук төзелгән мәктәп проектында ашханә каралмаган булган. 20 елдан соң аның җитәкчелеге уку кабинетларының берсен буфетка яраклаштырырга карар кыла. 2004 елда гына төп бинага янкорма итеп кухня төзелә.

Әмма хәзерләү цехы юклыктан, азык-төлекне төрләндереп әзерләп булмый. Кухняда эшләүчеләр һәркемне тәмле һәм файдалы ризык белән ничек сыйлаганнарын   үзләре һәм мәктәп директоры гына белә. Гимназия директоры В.А.Баһаветдинова сүзләренчә, төптән үзгәрешләр бик кирәк булган.

– «Татнефть»нең төбәктәге гомуми белем бирү мәктәпләренә ярдәм күрсәтүен һәркем белә, һәм ишетеп кенә дә түгел. Компания ел саен мәгарифкә ярдәм күрсәтү программасы буенча реконструкциягә һәм ремонтка  акча бүлеп бирә. Без хезмәттәшләр белән нәрсәдән башларга дип фикер алыштык. Мәктәп бит ул тере организм кебек, һәрдаим карап торганны таләп итә, сораулар күп. Ашханәгә капиталь ремонт уздырудан башларга уйладык. Әзерләндек һәм 2022 елда грант оту өчен бәйгедә катнаштык. Хәзер инде без уйлаганнарыбызны тормышка  ашыруның барлык этаплары турында искә алмыйбыз, нефтьчеләр ярдәме белән башкарырга мөмкин булганга шатланабыз, – диде ул.

 

Тукландыру зонасын оештыруны уйлау һәм җиһазларны күчереп урнаштыру буфет оештырырга мөмкинлек биргән. Биредә балалар тәмле эчемлекләр һәм иң яхшы пекарнялардан китерелүче хуш исле камыр ризыклары белән сыйлана ала. Алай да укучыларга үзләренең пешекчеләре әзерләгән ризыклар күбрәк ошый.
 

– Ашханәгә бару өчен тәнәфесләрне түземсезлек белән көтәм. Монда өченче сыйныфтан бирле укыйм. Еллар узу белән нәрсәдер үзгәрде, тик ашханә генә әле дә тәмле исләре белән үзенә тартып тора. Туклану төрлеләнде. Шулай булса да укучылар һаман да безнең фирменный пылауга өстенлек бирә. Икенче урында – шәһәрдә иң тәмле булган пилмәннәр. Андый пилмән безнең мәктәптә генә. Тагын тавык итеннән кәтлитләр дә бар әле. Тәлинкәдә алардан бер нәрсә дә калмый. Чәй дә ниндидер үзгә бездә - сусаганны баса торган һәм бик тәмле, - дип быел мәктәпне тәмамлаучы Азамат үзенең фикерләре белән теләп уртаклашты.

Гимназия директоры авыр эш шартларына да карамастан, ашханәнең кулга-кул тотынып эшләүче коллективында пешекчеләрнең үзгәрмәвен аерым бер горурлык белән билгеләп үтте. Аларның һәрберсе үзләренең эшен ярата һәм көндәлек вазифаларын күңелен биреп башкара.

 

5 нче гимназия укучыларына без дә укуларында күркәм нәтиҗәләр, ә яңартылган ашханә пешекчеләренә менюлар төрлелеге һәм һәркөнне тәм-томнары белән шатландырып, осталыкларын күрсәтү мөмкинлеге булып торуын телибез. Мәктәп ашханәсендәге ризыклар туклыклы һәм 100 процент файдалы булсын.

 

Эльмира Царегородцева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса