Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Хәерле юл сезгә, укучылар!

23 майда шәһәр һәм районның барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгырады.

Соңгы кыңгырау... кабатланмас һәм дулкынландыргыч мизгелләр...

Быел Әлмәт җирлегендә 11 нче сыйныфны 788, 9 нчы сыйныфны 2378 укучы тәмамлый. Аларның барысын да дәүләт имтиханнары көтә.

Авыл һәм шәһәр мәктәп-ләрендә узган тантаналы бәйрәм чаралары быел да ата-аналар, килгән кунаклар белән берлектә үткәрелде. Укучыларның күбесе традиция буенча совет чорындагы форма һәм ак алъяпкычлардан иде. Шатлыклы һәм шул ук вакытта моңсу бәйрәм... Авыл мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныфы укучыларының 2023 елда да аз булуы кабат күңелгә моңсулык өстәде.

 

Елдан-ел авыл мәктәпләрендә укучылар саны кими. Авылларыбызны нинди киләчәк көтә? Балалар бакчалары, мәктәпләр беттеме -
авылда тормыш бетәчәк дип уйлыйм. Кызганыч, җиң сызганып хезмәт итүче кадрлар бирә торган изге урыннар саега.

Бу уңайдан чаң сугасы урында ни өчендер әлеге проблема дәүләт күләмендә дә чишелеш тапмый. Ә уйланырга җирлек бар. Мисал өчен, быел Әлмәт районы капкасы булган Габдрахман авылы урта мәктәбенең 11 нче сыйныфын бары тик 3 укучы тәмамлый. Заманында «А», «Б», «В», «Г», «Д» сыйныфлары булып дан тоткан мәктәп бу. Яшьләргә шәһәрдәгеләрнекеннән дә күбрәк мөмкинлекләр тудырылган зур һәм төзек торак пункт өчен бу аеруча моңсу күренеш. Елховой мәктәбенең 11 нче сыйныфын узган елдагы кебек быел да бары тик 4 укучы бетерә. Яңа Нәдер урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныфын узган ел 7 укучы тәмамлаган булса, быел бары өчәү генә. Кичүнекен былтыр 2 бала тәмамлаган, быел бу мәктәптә чыгарылыш сыйныфы укучылары 4 әү ... Менә шулай.

 

Тик ничек кенә булмасын, яшьләрнең барысын да сынаулардан торган тормыш юлы көтә. Бәхеткә илтер ак юллар сезнең барыгызга да, хөрмәтле укучылар!

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса