Әлмәтле уйлап табучыларның республика бәйгесендә җиңү яулады
Ул - Илшат Шәйхетдинов.
Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең республика советы инициативасы белән "XXI гасыр Кулибиннары " республика олимпиадасы узды.
Безнең шәһәрнең данын Р.Фәхретдин исемендәге 1 гимназиядән Илшат Шәйхетдинов яклады.
Технология укытучысы Рамил Яһудин җитәкчелегендә укучы "Шуруповерт өчен насадка" проекты белән чыгыш ясый һәм призлы 1 урынны ала.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа