Әлмәт балалар бакчасында сабыйга исем кушу йоласын күрсәттеләр
Чара җырлы-биюле уеннар белән үрелеп барды.
22 нче "Алсу" балалар бакчасында 4нче милли төркем балалары һәм аларның гаиләләре катнашында "Бәбигә исем кушу йоласы" дигән театральләштерелгән ачык чара үтте.(Тәрбиячеләр:Шафикова А. К.,Зарипова Г. Н.,музыка җитәкчесе Талипова Р. В.)
Чарага кунак булып Бөтендөнья Татар конгрессының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Зарипова Л. Н., шәһәр балалар бакчаларыннан тәрбиячеләр килде.
Фото: Әлмәт мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа