26 майдан Әлмәт районында 11 сыйныфны тәмамлаган укучылар өчен чыгарылыш имтиханнары башланды.
Соңгы ике атна эчендә балалар әдәбият, география, рус теле, профильле математика, тарих, физика, химия, җәмгыять белеме һәм биология буенча БДИ тапшырдылар. Әлмәт муниципаль районында барлыгы 46 укучы әдәбияттән бердәм дәүләт имтиханын тапшырды. БДИның төп этабындагы беренче имтиханнар нәтиҗәләре буенча Әлмәттән ике укучы максималь 100 балл алды.
Алар-23 нче урта мәктәптән Шакирова Әминә һәм 2 нче лицейдан Дуванова Агата. Аларны рус теле һәм әдәбияты укытучылары Козлова Елена Николаевна һәм Миронова Наталья Петровна әзерләгән.
Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте