Әлмәт ДОСААФ автомәктәбендә мәктәп укучылары һәм студентлар өчен батырлык дәресе узды
Мондый дәресләр ай саен уза.
Алар көч һәм идеяләр белән тулы, яшь буын белән бик теләп аралашалар һәм сугыш турындагы хатирәләре белән бик теләп уртаклашалар. Сугышчы-интернационалист һәм тыл хезмәтчәннәре Ватанны ничек яратырга һәм үз иленең сакчысы булу турында сөйләү өчен Әлмәтнең 65 нче һөнәр көллияте студентлары белән очраштылар. Дәресне үткәрү урыны ДОСААФ автомәктәбе булды.
Бөек Ватан сугышы башланганда Василий Корсаковка 10 яшь була, укырга кергәнче, басуда эшли. 18 яше тулуга, аны шунда ук армиягә алалар һәм Новосибирскка озаталар. 1957 елда Василий Әлмәткә килә.
Студентлар белән очрашуга шулай ук хәрби хәрәкәтләр ветераны Геннадий Денисов та чакырылган иде. «Сугышчан туганлык» ветераннар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе балаларга патриотизм турында сөйләде.
Сызрань училищесын тәмамлаганнан соң, 1981 елда Геннадий Денисовны Әфганстанга Ми-24 вертолеты командиры итеп җибәрәләр.
Бу бчарада катнашучыларның күпчелеге өчен сугышта катнашкан кеше белән якыннан аралашу беренче тапкыр иде. Шунысы кызык, яшь солдатның тормышы ничек узган, куркуга каршы көрәшергә туры килгәнме һәм нинди хисләр кичергән? Ветеран үзе 9 Май алдыннан мондый очрашулар яшьләрдә патриотик хисләр уята, дип саный.
"Менә хәзер буыннан-буынга без бу батырлыкны сөйләргә, әти-бабаларыбызның батырлыгын онытмаска тиеш. Бу безнең киләчәк буын балаларыбыз бу хакта белсен өчен кирәк", - дип билгеләп үтте «Сугышчан туганлык» оешмасының Әлмәт бүлекчәсе рәисе Геннадий Денисов.
Әлмәт ДОСААФ автомәктәбендә укучылар һәм студентлар өчен Батырлык дәресләре ай саен уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа