Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт дәүләт нефть институты базасында ЮНЕСКО эгидасы астында фәнни үзәк төзеләчәк

Нефть-газ секторы үсешенең өстенлекле юнәлешләре буенча уртак тикшеренүләр уздыру планлаштырыла.

Әлмәттә минераль-чимал комплексы өлкәсендә компетенцияләрнең төбәк үзәге ачылачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Санкт-Петербург тау университеты ректоры Владимир Литвиненко имзалады.

Төбәк үзәге өчен мәйданчык итеп Әлмәт дәүләт нефть институты - «Татнефть» компаниясенең терәк вузы сайланган, ул яңа структураны булдыруда актив катнашачак. Бу хакта килешүгә  «Татнефть» исеменнән генераль директор Наил Маганов имза салды.

Татарстанда партнерлык тау-техник юнәлеш буенча кадрлар әзерләүне көчәйтергә һәм белгечләрнең халыкара аттестациясен оештырырга ярдәм итәчәк, дип исәплиләр. Шулай ук нефть-газ секторы үсешенең өстенлекле юнәлешләре буенча уртак тикшеренүләр уздыру планлаштырыла. Әлмәт дәүләт нефть институты югары фәнни потенциалга һәм мондый эш өчен заманча инфраструктурага ия.

ЮНЕСКО институтлары системасына эләгү Татарстанда профильле белем бирү алдында яңа перспективалар ача.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса