Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт укучысы NEUROTECH CUP 2021 нейротехнологияләр һәм ясалма интеллект өлкәсендә яшь тикшеренүчеләр һәм инженерлар проектларының халыкара конкурсында 3 урынны яулады

NEUROTECH CUP конкурсының үзенчәлеге-конкурс циклы дәвамында проект өстендә команда эше, шулай итеп, жюри һәм конкурсны оештыручылар катнашучыларның прогрессын һәм проектларын үз күзләре белән күрә алдылар.

13 ноябрь 2021 нче елда NEUROTECH CUP 2021 нейротехнологияләр һәм ясалма интеллект өлкәсендә яшь тикшеренүчеләр һәм инженерлар проектларының халыкара конкурсы финалы узды.

Конкурс BiTronics Lab компаниясе, Samara Neuroweek 2021 оештыру комитеты, NeuroTechX халыкара берләшмәсе катнашында «Нейронет» тармак берлеге тарафыннан үткәрелә.

Быел 7 илдән (Россия, АКШ, Канада, Һиндстан, Кытай, Беларусь, Казахстан) 85 гариза килгән. Бәйгенең финал өлешенә 14 команда сайлап алынды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча "Нейроквантум" юнәлеше буенча укучы Дмитрий Сорожкин "Джойстики" командасы составында "18 яшькә кадәрге мәктәп укучылары һәм көллият студентлары" секциясендә "Начар күрүчеләр һәм күрмәүче кешеләр өчен портатив җайланма" проекты белән 3 нче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса