Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Әкиятләр сөйләп, тыңлап, телләребез ачыла…»

Без күп төрле мөмкинлекләр булган гаҗәеп уникаль заманда яшибез.

Миллионлаган кешеләр бөтен дөнья буенча Zoom конференцияләр кулланып, элемтәгә чыгалар, онлайн чыгышлар ясыйлар. Төрле төбәкләр белән күреп аралашу, тәҗрибә уртаклашу өчен чикләр юкка чыга.

Күптән түгел Санкт-Петербург, Казан, Чабаксар, Ульян, Азнакай, Әлмәт шәһәрләре, Югары Ослан районы балалар бакчаларында эшләүче педагог-лар шәһәребезнең 37 нче «Әкият» балалар бакчасында Zoom аша төбәкара семинар-практикумга җыелдылар. Аларның төп максаты - әкиятләр ярдәмендә, сөйләм телендә кимчелекләре булган балаларга ярдәм итү.

Семинарда катнашучылар-ны КФУның психология һәм мәгариф институты мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы җитәкчесе А. Твардовская сәламләде.

Оныкларына карап: «Әтиең яки әниең бу яшьтә җөмлә төзеп сөйләшә белә иде инде», - дип әйтергә яратучы дәү әниләр һәм дәү әтиләр хаклы. Соңгы утыз елны гына алсак та, балаларның сөйләм теле үсешендә тоткарлык сизелә. Элек әти-әни, әби-бабай сабый белән үз ана телендә күбрәк аралашты. Алар балаларны халык авыз иҗаты белән таныштырдылар: бишек җырлары көйләделәр, әкиятләр укыдылар, шигырьләр ятладылар. Бүген бала дөньяны күбрәк төсләр, сурәтләр аша кабул итә. Заманча гаджетлар чорында ата-аналар баланы үстерү өчен мөһим булган ял төре - әкиятләр уку турында оныта бара. Күп кенә заманча әниләр үз балаларына смартфон бирүне өстен күрә, шулай итеп алар күпфункцияле аппаратка тәрбияче, укытучы һәм мәдәни юнәлеш бирүче ролен тулысынча йөкли.

Шушыларны истә тотып, психология фәннәре кандидаты, доцент С. Башинова мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Тәмле әкиятләр» дигән методик ярдәмлек язган. Семинар барышында ул педагогларны шушы хезмәте белән таныштырды.

37 нче «Әкият» балалар бакчасы мөдире Л. Маркина бакча педагоглары һәм балалар иҗат иткән «По дороге сказок»/«Әкиятләр юлыннан» дип исем-ләнгән әкиятләр җыен-тыгын тәкъдим итте. Коллективның бу иҗат җимеше «METHODICE» дөньякүләм методик материаллар күргәзмәсен-дә алтын медальгә лаек булды.

 

Бакчабызда үткәрелгән бу чарада педагоглар эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Төрле халык әкиятләрен балалар башкаруында, видеоязмалар рәвешендә күрсәттеләр.

Очрашуда катнашкан педагогларның һәркайсы үз төбәкләрендә барлык балалар да яратып укый торган әкиятләр белән таныштырдылар. Балаларга карап сокланып утырасың. Димәк, әле милләтләр дус һәм тату яши, телебез югалмый, балаларыбыз тырыша-тырыша сөйләмнәрендәге ким-челекләрен бетерә.

Миләүшә Вәлиева, 37 нче «Әкият» балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса