Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә янгын сүндерүчеләр балалар белән очрашты

Янгын куркынычсызлыгы планы кысаларында "Тирәк" 62 нче балалар бакчасы балалары үзләренең хезмәт машиналарында бакчага килгән чын янгын сүндерүчеләр белән очраштылар.

23 янгын коткару часте янгынны профилактикалау бүлеге инженеры Нәбиуллина А.М. янгын вакытында үзеңне ничек тотарга һәм башка кешеләргә ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләде. Тәҗрибә күрсәткәнчә, балалар белән аралашу  нәтиҗәлерәк, чөнки мәктәпкәчә яшьтәге балалар шәхси тәҗрибәгә нигезләнгән мәгълүматны яхшырак үзләштерә. Балалар янгын сагы тарихы, һөнәри эшчәнлек турында күп сораулар бирделәр. Беренче чиратта балаларны янгын сүндерү машинасы кызыксындырды. Каравыл начальнигы Р.М. Әюпов балаларга хәрби кием предметларын, янгын сүндерү-коткару инвентаре күрсәтте. Моны күреп, балалар, үсеп җиткәч, һичшиксез, янгын сүндерүчеләр булачакбыз, дип белдерделәр. Очрашу ахырында балаларга янгын вакытында үзеңне ничек тотарга һәм аның барлыкка килүенә ничек юл куймаска кирәклеге турында сөйләделәр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса