Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Милли мәктәп туган тел сагында

Татар милләтен саклап калуда милли мәктәпләр элек-электән зур роль уйнаган.

Баланың туган телендә белем алуы милли үзаң тәрбияләүдә төп бас-кыч булып тора. Халкыбызның телен, мәдәниятен саклап, буыннан-буынга тапшыру вазифасын милли мәктәпләр башкара дип әйтсәк, ялгыш булмас.   
Безнең Сөләй урта мәктәбендә белем һәм тәрбия бирү татар телендә алып барыла. Мәктәптә сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Һәр мөгаллим укучыларда туган телгә мәхәббәт, төрле милләт балаларында үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләргә тырыша.
Татар теле һәм әдәбияты дә-ресләрендә, дәрестән тыш чаралар вакытында укучыларда милли горурлык, үз халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбыз тарихын, җәмгыятьтә тирән эз калдырган шәхесләрне хөрмәт итәргә өйрәтү эше тирәнтен алып барыла. 
Мәктәптә эшләп килүче «Тарих һәм туган якны өйрәнү музее» укучыларга патриотик тәрбия бирүдә, Ватанга, гаиләгә ихтирам хисләре тәрбияләүдә, милли гореф-гадәтләребезгә сак караш формалаштыруда, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытуда, хәтерне саклауда - рухи-әхлакый тәрбия бирүдә зур таяныч булып тора.
Саф татар телендә матур итеп аралашучы, республика, район күләмендә оештырылган төрле милли бәйрәмнәрдә, бәйгеләрдә катнашучы укучыларыбыз бик күп безнең. Республика күләмендә оештырылган «Туган телем - серле тел», зонакүләм яшь язучылар бәйгесе «Илһам канатында», халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе, «Без Тукай оныклары», «Әлмәтем - җырлы гөлбишек» конкурсларының актив катнашучылары безнең укучыларыбыз.
Әлеге үткәрелгән һәм әле ки-ләчәктә үткәреләчәк чаралар яшь буынны тәрбияләүдә, татар халкының мәдәни җәүһәрләрен үзләштерүдә ныклы нигез булыр һәм укучыларыбыз әдәпле, югары әхлаклы, миһербанлы булырлар, татар милләтенең таянычы булып үсәрләр дип ышанасы килә.
Әйе, милли мәктәп - туган телебез, мәдәниятебез, сәнгатебез кебек кыйммәтләрне киләчәк буынга мирас итеп тапшыруда иң әһәмиятле һәм кирәкле адым ул. Әгәр милли мәктәпләр яшәсә, телебез яшәр, авылларыбыз юкка чыкмас, гореф-гадәтләребез, традицияләр, йолаларыбыз сакланыр.


Гөлмира Гәрәева, 
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса