Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бездә шундыйлар да бар

Бүгенге заманда нинди генә һөнәрләргә укытмыйлар?! Җаның ни тели, кем буласың килә - тырышсаң, максатыңа ирешергә мөмкин.

Ә менә иҗат итү өчен тырышлык кына түгел, табигый талант та кирәк. Алай дисәң, бездә талантсыз балалар юк та. Аны бары тик шомартырга, гел язарга, иҗат итәргә кирәк. 

Спортчылар да бит гел күнегүләр ясап торганга билгеле бер уңышларга ирешәләр. Каләм тибрәтүчеләр алардан кимме әллә? 


Хөрмәтле укучылар, әгәр дә сез тырышмасагыз, Клара Булатова, Гамил Афзал, Саҗидә Сөләйманова, Рафаил Төхфәтуллин, Нур Әхмәдиевләргә алмашка кем килер? Сезнең язмаларыгызны көтеп калабыз. Ә бүген мәйданны Сөләй урта мәктәбе укучыларына бирәбез. 
Һәр укучы үзенчә талантлы, сәләтле. Безнең мәктәптә дә андыйлар бихисап. Кемдер спортта алдынгы, кемдер җырлый, бии, ә кемнәрдер әдәби иҗат белән шөгыльләнә. Без сезне аларның иҗат җимешләре белән таныштырырга булдык. Укучыларыбызның кайберләре инде быел һөнәри белем бирү уку йортларына укырга керделәр. Бүгенге көндә безнең мәктәптә белем алмасалар да, аларның иҗатлары белән танышып торабыз, уңышларына сөенәбез.

Шигырь язып ятабыз
Клара Булатованы 
Бөтен кеше беләдер. 
Шигырьләр яратканын 
Бик күп кеше күрәдер. 

Балаларны ярата, 
Алар белән шаярта. 
Балаларга багышлап, 
Шигырьләр язып ята. 

Клара апа Булатова 
Мәктәптә дә укыткан. 
Туган телем серләрен 
Бик күпләргә таныткан. 

Без Клара апаның 
Иҗатын яратабыз. 
Аның кебек булабыз, дип, 
Шигырь язып ятабыз.

Әлмәтем
Әлмәтем бик гүзәл минем, 
Матурдыр урамнары. 
Балкып тора, янып тора 
Урамдагы утлары. 

Йортлары да бик күп аның, 
Матур итеп тезелгән. 
Парклары гөрләп тора, 
Шәп иттереп төзелгән. 

Яшәү өчен бөтен шарт бар, 
Рәхәтләнеп тор гына. 
Шәһәремнең бик дус халкы 
Барысын да булдыра.
 Раил Гыйздәтуллин
   Тирәк
Өй янында бар «Тирәк»,
Сабыйларга бик кирәк.
Озын гомерле булсачы
Бу балалар бакчасы.

Әйе, дуслар, 
                          ялгышмыйсыз,
Агач түгел ул «Тирәк».
Булмый авылда да ансыз,
Әниләргә бик кирәк.

Иртән торып сабыйларын
Китерәләр «Тирәк»кә.
Тәрбияче апалары
Сөенәләр бигрәк тә.

Ә мин менә тәрәзәдән
Карыймын да аларга,
Кызыгамын бит янәдән 
Шул бакчада булырга. 

Көне буе уйныйлар, 
Әкиятләр укыйлар,
Бер нәрсә дә уйламыйлар,
Көндезләрен йоклыйлар.

Әнием дә шунда эшли,
Аңа да бик рәхәттер.
Өй эше дә эшлисе юк, 
Анысы ник кирәктер.

Белмәдем шул кадерләрен
Бакчага йөргән чакта.
Үтте инде бала чагым,
Укыймын мин мәктәптә.
   Гөлшат Яббарова
Пешерергә яратам
Татар халкы борынгыдан
Аш-суга оста булган.
Бәйрәм табыны ризыклары
Төрледән-төрле булган.

Чәкчәк, бәлеш, гөбәдия -
Әллә ниләр бар тагы.
Көндәлек тормышта - коймак,
Белен, кабартма, кагы.

Пешерергә мин дә оста,
Ай-һай, бик тә яратам.
Күрше кызларын үземә
Сыем белән каратам.
Альфир Фәхртдинов

 

Рәфкать Шаһиев

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса