Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт балалар бакчасында ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм әниләр катнашында чара узды

Чараның төп максаты-ата-аналарның игътибарын юл-транспорт имгәнүләре проблемасына җәлеп итү, шулай ук юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен пропагандалау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыту иде.

43 нче номерлы "Белочка" балалар бакчасында, 6 нчы номерлы "Әкият" төркеме әниләрне  "Әниләр көне" белән гадәти булмаган рәвештә котлады.
Жюри әгъзалары буларак Әлмәт шәһәре ЮХИДИ идарәсенең профилактика бүлеге башлыгы Рафигуллина Лилия Мөнир кызы һәм Әлмәт районы буенча ИК гомуми бүлегенең баш белгече Демьянова Ләйсән Нурсәгыйт кызы чакырылган иде.


Әниләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен, аларны тормышта куллана белү, зирәклек, җитезлек, тизлек күрсәтү буенча конкурс биремнәре тәкъдим ителде.


Катнашучыларның барысы да тәкъдим ителгән биремнәрне үтәделәр,  чакырылган кунаклар истәлекле бүләкләр тапшырды.


Чара ахырында Лилия Мөнир кызы һәм Ләйсән Нурсәгыйт кызы Әлмәт районында һәм Татарстан республикасы буенча юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә балалар арасында юл-транспорт имгәнүләре һәм балалар үлеме турында сөйләделәр. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искә төшерделәр, шулай ук барлык ата-аналарны балаларны үз үрнәкләрендә өйрәтергә чакырдылар.


Чара ахырында залга балалар килде, алар әниләргә  җыр башкарып, үз куллары белән ясаган яктылыкны кире кайтаручы элементлар тапшырдылар.


Барлык катнашучыларга да «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасыннан яктылык кайтаручы элементлары булган бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса