Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф

Әлмәт судомоделистлары бөтенроссия ярышларыннан җиңү белән кайттылар

Ярышлар Архангельск шәһәрендә узды.

Әлмәт «Яшь техниклар станциясе»ндә шөгыльләнүчеләр суднолар моделе спорты буенча бөтенроссия ярышларыннан кайттылар. Алар Архангельскида узды. Әлмәт судомоделистларының нәтиҗәсе-ике беренче, ике өченче урын һәм беренче гомумкоманда урыны.

 Станция 3 нче мәктәп бинасында урнашкан. Анда барлыгы 30 бала, 2 төркем – олы һәм кече төркемнәр шөгыльләнә.

«Башта сызым, шаблон ясыйбыз, аннары шуны агачка күчерәбез. Бу, әлбәттә, заманча түгел, әмма бала кул белән эшли ала икән, бу барыбер тормышта кирәк булачак», - дип саный «Яшь техниклар станциясе» директоры Наил Бадыкшанов.

Кече төркемнең дәресләре атнага 2 тапкыр уза, ә өлкәннәрнең 3 тапкыр, вакыт буенча 90 минут бара.  Суднолар моделе спорты буенча соңгы ярышлар Архангельскида 3-7 ноябрьдә узды. Судомоделистлар "Соловецк юнгларын искә алу кубогы " өчен көрәштеләр. Әлмәт командасы иң көчле булып чыкты, ә шәхси зачетта аның ике вәкиле беренче, тагын ике – өченче урыннарны алды.

Хәзер укучылар Балык Бистәсендә декабрьдә узачак гади модельләр буенча ярышларга әзерләнә.
 

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса