Шәһәрнең 7 нче мәктәбе укучылары Сахалинга юл тоткан.
Укучылар өчен Сахалин утравында экскурсияләр оештырылган. Алар төрле музейларда, "Кванториум"да, зоопаркта, махсус этно авылда, җирле халыкның изге урыннарында, спорт-туризм комплексында булырга өлгергәннәр.
"Мәдәният" милли проектының "Минем Россия" программмасы балалар мәдәни-танып белү туризмын популярлаштыру максатыннан оештырыла.