Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт судында мәктәп укучылары өчен экскурсия оештырылды

Балаларга суд утырышлары заллары, җәмәгать судьялары аппараты һәм судьяларның кабинетлары күрсәтелде.

 24 сентябрендә «Правосудие от А до Я» проектын гамәлгә ашыру кысаларында 10 нчы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары өчен Әлмәт районы буенча җәмәгать судьялары бинасында экскурсия оештырылды.

Укучылар экскурсиясе җәмәгать судьялары бинасы холлыннан башланды, анда эчке хезмәт өлкән лейтенанты Харасов А.Х. балаларны суд бинасына керү тәртибе, судка йөрүче затларны шәхси тикшерү таләпләре  белән таныштырды. Аннары җәмәгать судьясы консультанты Халикова Л.И. балаларны суд архивына алып барды, анда эшләрне саклау үзенчәлекләре һәм аларны юк итү турында сөйләде. Шулай ук балаларга суд утырышлары заллары, җәмәгать судьялары аппараты һәм судьяларның кабинетлары күрсәтелде. Очрашу ахырында укучылар җәмәгать судьясы В. И. Пещеровка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. 

В.И. Пещеров  балаларга яхшы укуларын һәм тормыш юлында хокукка каршы гамәлләр кылмауларын теләде. Балалар әлеге очрашуга чакырулары һәм оештырулары өчен рәхмәт белдерделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса