Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Зәмирә Рәҗәпованың оста һәм ялкау бәдриләре

Зәмирә Рәҗәпова үзенең инстаграмында кызыклы пост язып чыкты. Күпләр бу постта үзләрен танырлар.

Зәмирә безнең һәрберебездә ике кеше яши, дип яза. Берсе шуның ‒ ялкаубәдри. Ул һәрвакыт артка сөйри. Иртән спортзалга барам дип кичтән планлаштырып ятасың, иртән ялкаубәдри артка сөйри. Инде ябыгырга дип планлаштырасың, ә ялкаубәдри торт кисәге белән кызыктыра. Берәр тренингка барырга җыенасың ‒ ялкаубәдри һаман чабудан тарта. Әлбәттә, кеше ялкаубәдрине тыңлый, чөнки аның белән рәхәт.

Ә икенче кеше ‒ остабәдри. Ул мескен хәлдә, аны ишетүче дә, тыңлаучы да юк. Ул спортзалга йөр, хәрәкәттә ‒ бәрәкәт, дип тә әйтеп карый, әмма... Кеше кайсы бәдрине тәрбияли, аның тормышына шул хуҗа була. «Әгәр дә #ялкаубәдри икән, димәк, сезнең киләчәгегез дә шулайрак булачак. Бертөрле, үзгәрешсез, артка таба. Һәм сез Бәдрине түгел, башкаларны гаепләячәксез, дәүләтне, ирне, хатынны, күршеләрне, Бәдрине генә түгел. Әгәр #остабәдри икән, димәк сез шәхес булып формалашып, тормышыгызны уңай якка үзгәртәчәксез. Сайлау мөмкинлеге үзегезнең кулда!», дип сүзен йомгаклый Зәмирә.

Ә сездә кайсы бәдри өстенлек итә?

 

Автор: Г.Шәрәпова

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса