Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Тукай музеенда шагыйрьнең портретларыннан гына торган уникаль күргәзмә эшли

Биредә рәссам Игорь Майоров иҗат иткән 100 образ-портретның 18е тәкъдим ителә.

Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда бары тик шагыйрь портретларыннан торган уникаль күргәзмә ачылган.  Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә музейның директоры Гүзәл Төхвәтова хәбәр итте.

Иҗат эшләренең авторы – Ленинград рәссамы Игорь Майоров (1946-1991). Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 100 ел тулу хөрмәтенә ул шагыйрьнең 100 образ-портретын ясаган булган. Казанда Тукай музеенда шуның 18е тәкъдим ителә.

“Күз алдына китерә аласызмы, бары тик Тукай портретларыннан гына торган күргәзмә бу! Бу эшләрне рус кешесе ясаган бит!” – дип билгеләп узды Гүзәл Төхвәтова.

Майоров үзе исән чакта, рәсемнәре киңкүләм танылу алмаган. Бүген исә ул портрет остасы буларак танылган шәхес. Ул Габдулла Тукай портретлары белән генә түгел, Иосиф, Бродский, Владимир Высоцкий, Анна Ахматова, Марина Цветаева, Бетховен кебек шәхесләрнең портретлары белән дә игътибарга лаек.

Музей директоры әйтүенчә, Тукай портретларын Казанга Санкт-Петербургтан коллекционер Александр Колосков алып кайткан. Россия рәссамнары берлеге әгъзасы Олег Рябов Майоров иҗат эшләрен уникаль дип бәяләгән. “Рәссам тамашачыга, образга чумып, аның нинди булуын уйлап бетерергә мөмкинлек бирә”, - дигән.

Күргәзмә 9 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

 

Фото: Габдулла Тукай әдәби музее

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса